Шәһәрлеләргә Зур Аккош һәм Тирән күлләрдә, «Түбән Заречье» пляжы янында Казансу елгасында коенырга киңәш ителми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль). Казанлыларга Зур Аккош һәм тирән күлләрдә, шулай ук «Түбән Заречье» пляжы янындагы Казансу елгасында коенырга киңәш ителми.
Биредә су тикшеренүләре нәтиҗәләре санитар-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килми, дип хәбәр итте Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.