Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте казанлыларга Зур аккош күлендә һәм Тирән күлдә, Казансу елгасының «Түбән Заречье» пляжы тирәсендә коенырга киңәш итми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре Казанда яшәүчеләргә Зур аккош күлендә һәм Тирән күлдә, Казансу елгасының «Түбән Заречье» пляжы тирәсендә коенырга киңәш итми.
Бүгенге көндә сулыкларда үткәрелгән су тикшеренүләре нәтиҗәләре санитар-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча гигиена таләпләренә туры килми, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе.