В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Авария бригадасы диспетчер һәм транспорт йөртүчеләр җиткергән җитешсезлекләрне бетерә
Фото: Денис Гордийко
Юллар тәүлек әйләнәсе ремонтлана. Исегезгә төшерәбез, узган атнада белгечләр Р.Зорге һәм Даурия урамнары киселешендә 73 метр озынлыктагы юл участогын капиталь ремонтладылар. Шулай ук эшләр Авиатөзелеш метро станциясе янында башкарыла. Биредә 90 метр озынлыктагы ялгыз юлның кыек участогы капиталь ремонтланды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП.
Предприятие балансында барлыгы 132 км трамвай юлы бар, шуларның 70 е нык тузган. Көн саен юл хуҗалыгы хезмәте аларның торышын күзәтә, шуңа да карамастан, 4,5 млрд сумнан артык инвестиция таләп итүче участоклар бар әле. «Метроэлектротранс»ның үз финанслары юлларны карап тоту өчен генә җитәрлек.