В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Җиңү проспектында трамвай юлларын күчерү дәвам итә.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы август). Казанда трамвай юлларының аерым участокларында планлы эшләр дәвам итә.
Узган атнада «Метроэлектротранс» МУП юл хуҗалыгы хезмәте Тукай, Патрис Лумумба, Беломорск һәм Химиклар урамнары участокларында 14 м озынлыктагы рельсларны алыштырды. Моннан тыш, Җиңү проспекты, Тукай, Беломорск һәм Химиклар урамнарында белгечләр 15 кисешү урынын эретеп ябыштырды һәм шлифовкалады, ә Арбузов урамындагы төендә стрелка күчерүе алыштырдылар.
Шул ук вакыт эчендә юл хуҗалыгы хезмәте 38 стыкны накладкага җыйган һәм 50 электртоташтыргычны эретеп ябыштырган, 4 нче маршрут буенча 64 юл тягасы куелган.
Бүлекчәләрнең җыелма бригадасы белән берлектә 4 нче, 5 нче, 5а номерлы трамвай маршрутлары буенча 1685 шпал һәм «Бакчалар» боҗрасында 1685 шпал алыштырылды.
Моннан тыш, Җиңү проспектында трамвай юлларын күчерү дәвам итә. Бүгенге көндә 23 рельс-шпал рәшәткәсе җәелгән, юлларны күтәрү, утырту һәм рихтовкалау эшләре алып барыла. Исегезгә төшерәбез, Вознесение тракты төзелүгә бәйле рәвештә, трамвайлар вакытлыча әйләнгеч юл буйлап йөри. Рельсны күчерү буенча эшләрне август ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.
Көн саен юл хуҗалыгы хезмәткәрләре элмәк һәм төеннәрдә стрелка күчерүләрен чистарталар, борылыштагы рельсларны юалар, дип хәбәр ителә «Метроэлектротранс»ның Telegram-каналында.