В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре юл буендагы үләннәрне чаба һәм куакларны кисә башлаган
Май башыннан трамвай юлларында «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре 279 яраксыз шпал һәм 9,5 метр рельс алмаштырган.
Трамвайлар хәрәкәтенең салмаклыгын тәэмин итү өчен хезмәткәрләр 10,6 чакрым юлны турайтканнар һәм 90 берәмлек температура компенсаторына сезонлы техник хезмәт күрсәткәннәр. Хезмәткәрләр юлларда шулай ук 20 электр тоташтыргычны һәм 10 рельс тоташтыргычны эретеп ябыштырганнар.
«Метроэлектротранс» матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, шәһәр маршрутлары буенча юл буендагы үләннәрне чабу һәм куакларны кисү эше башланган.
Исегезгә төшерәбез, предприятие балансында 132 км трамвай юлы исәпләнә, шуларның 70 чакрымы бик нык тузган. Инфраструктураны тиешле хәлдә тоту буенча көндәлек эшләр башкарылуга карамастан, җир өсте электр транспортының юлларын, подстанцияләрен һәм кабель хуҗалыгын яңартуга якынча 6 млрд сум таләп ителә.