Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.09.2021, 10:17

Казанның трамвай юлларында ремонт эшләре дәвам итә

Төзекләндерү эшләре Ломжа урамыннан Чишмәле урамына кадәр 5-нче номерлы маршрут буенча алып барыла.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче сентябрь). Казанда Ломжа урамыннан Чишмәле урамына кадәр 5-нче номерлы трамвай маршруты участогында юлларны төзекләндерәләр. Участокта шпаллар алыштырыла, җылылык компенсаторлары куела, юллар төзәтелә.

Шундый ук эшләр Техника, Химия һәм Гвардия урамнарында үткәрелде. Җәй буена барлыгы 28 җылылык компенсаторы һәм 153 юл тягасы урнаштырылды, 860 шпал алыштырылды.

Шуның белән бергә, 1-нче сентябрьдән комиссия тарафыннан юлларны карап чыгу, кышкы чорга әзерлек эшләре алып барыла. Белгечләр рельсларның тузуын һәм шпал торышын тикшерә, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.

Трамвай депосында да эш дәвам итә. Июньдә күчмә составның масштаблы ревизиясе башланды. Ремонт нәтиҗәлерәк үтсен өчен, уртак эш өчен трамвай җитештерүче завод вәкилләрен чакырырга карар кылынды. Шулай итеп, депода «Уралтрансмаш» заводы вагоннарына, «Белкоммунмаш» җитештергән өч секцияле вагоннарга ревизия ясалган инде. 2-нче сентябрьдә биш вагонга ревизия үткәрү өчен Мәскәүдән белгечләр килгән. Составларда тулы техник карап чыгу, тормоз системасына ревизия ясау, букслы подшипникларны алыштыру һәм аларны майлау эшләре үткәреләчәк, дип хәбәр итәләр «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә.

Барлык яңалыклар