Моның өчен август аенда Мусин урамында һәм футбол стадионы янында кантовкалы юл сүтелгән
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы август). Август аенда «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре Мусин урамындагы һәм «Ак Бар арена» футбол стадионы янында кантовкалы юлларны сүткән. Шундый ук эш «Ветеринария академиясе» тукталышы районында да башланган. Бу 5 нче һәм 5а номерлы маршрутлардагы трамвайларның тизлек режимын берничә участокта арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шулай ук августның ике атнасында предприятие белгечләре 60 метрдан артык рельсны алыштырганнар һәм юлның авария хәлендәге участокларында 44 стыкны эретеп ябыштырганнар. Рельслар киңлеген көйләү өчен хезмәткәрләр 58 юл тягасы урнаштырганнар. Юл үлчәү арбасы узганнан соң юлны төзәтү дәвам итә, бүгенге көндә 38 км төзәтелгән. Шулай ук шәһәрнең барлык маршрутлары буенча трамвай юллары буендагы үләнне чабу бара. Диспетчер һәм трамвай йөртүчеләрнең заявкалары вакытында үтәлә, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс» МУП Telegram-каналында.
Исегезгә төшерәбез, предприятие балансында 132 км трамвай юлы бар, шуларның 70 е – чиктән тыш тузган. Юллар хуҗалыгы хезмәте көн саен аларның торышын күзәтеп тора, шуңа да карамастан, 4,5 млрд сумнан артык акча таләп итә торган участоклар кала бирә.