Шәһәр халкы һәм кунаклар 1000 тоннадан артык яшелчә һәм ит сатып алганнар
Казанда 14 сентябрьдән 29 декабрьгә кадәр узган традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 664,7 млн сумлык продукция сатылган. Еш кына шәһәр халкы ит һәм яшелчәләр, шул исәптән бәрәңге сатып алган, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитетында.
Бу чорда 14 мәйданчыкта 16 ярминкә уздырылган. Халык 773,7 тонна яшелчә һәм 253,6 тонна ит сатып алган. Киштәләрдә шулай ук сөт продукциясе, ярдәмче хуҗалык өчен кирәкле әйберләр һәм башка товарлар да табарга мөмкин иде.
Республиканың 22 районы һәм агросәнәгать комплексының 24 оешмасы үз продукцияләрен ваклап сату бәяләреннән 15% ка кадәр түбәнрәк бәядән тәкъдим иттеләр. Мәйданчыкларда даими рәвештә ветеринария-санитария таләпләренең үтәлеше тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре шулай ук язын үткәрелә, кагыйдә буларак, алар март аенда старт ала.