Теләге булганнар транспорт эшен оештыру буенча тәкъдимнәре белән уртаклаша ала
Фото: Денис Гордийко
«Пассажир көне» берничә маршрутта уза. Казанда шәһәр халкын 8:00 дән 9:00 гә кадәр «Компрессор» транспорт-күчеп утыру узелында көтәчәкләр.
Акция шулай ук 6749 нчы Казан – Борындык шәһәр яны поездында да оештырылачак. Теләге булганнар Казан – Зөя участогында 14:19 дан 15:05 кә кадәр үз фикерләрен җиткерә ала.
«Пассажир көне» хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту максатыннан даими үткәрелә. Барлык мөрәҗәгатьләр рәсми рәвештә теркәлә һәм аларның һәрберсе буенча оператив чаралар күрелә, дип хәбәр иттеләр «Содружество» АҖ матбугат хезмәтендә.