В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар өчен табигать һәйкәле буенча экскурсия үткәреләчәк
Фото: vk.com/snowlantern
Казансу ярында 28 нче гыйнварда Рус-Алман Швейцариясе территориясендә экскурсия белән кар фонарьлары бәйрәме узачак. Очрашуны биолог Антон Бортяков һәм экоактивист Тимур Ескараев үткәрәчәк.
Кар фонарьлары бәйрәме якты көн озынлыгының арта баруын һәм табигатьнең тиздән яңадан уянуын символлаштыра. Катнашучылар кардан фигуралар ясаячак һәм аларда шәмнәр кабызачак.
Оештыручылар үзләре белән резина перчаткалар, балавыз шәмнәр, кар йомарламнары ясый торган җайланма, сулы пульверизаторлар, маңгайга куя торган һәм кулга эләктерә торган электр фонарьлары, термоста чәй һәм ашарга ризык алырга киңәш итә. Шулай ук казанлылар кош җимлекләрен тулыландыра алачак – моның өчен тозсыз чикләвекләр һәм көнбагыш орлыклары алырга кирәк.
«Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы хәбәр иткәнчә, бәйрәмдә катнашу бушлай, чара 15:00 сәгатьтә Бари Галиев урамы, 16 адресы буенча башланачак.