Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2021, 09:20

Рус-Немец Швейцариясе территориясендә 50 төп яңа нарат утыртылачак

Үсентеләрне үз парнигында экоактивист Илнур Хөснетдинов үстергән.

Фото: Илнур Хөснетдиновның шәхси архивыннан

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче октябрь). 7-нче октябрьдә Рус-Немец Швейцариясе территориясендә 50 гадәти нарат үсентесе утыртылачак. Акциядә активистлар, экологлар, шулай ук КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының география һәм экология буенча белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы студентлары һәм укытучылары катнашачак.

Шулай итеп, оештыручылар Рус-Немец Швейцариясендәге Яшь натуралистлар станциясендә беренче курс студентларын булачак һөнәрләренә багышлау традициясен яңартырга тели. Үз вакытында кафедра укытучылары, студентлар буларак, биредә тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә практика узганнар. Алар рельефның эрозия һәм аккумулятив формаларын, сөзәклек процессларын, су астында калган туфракларны, чишмәләрнең дебетын өйрәнгән, җирлекне гади күзүлчәме белән үлчәгәннәр, үсемлекләр, шул исәптән агач үсентеләрен үстерү һәм аларны күзәтү белән шөгыльләнгәннәр, урман һәм яр буйларының чисталыгын карап тотканнар, спорт һәм команда чаралары оештырганнар.

Булачак акция өчен үсентеләрне Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының икенче курс студенты Илнур Хөснетдинов Отары бистәсендә урнашкан үз парнигында үстерде. Экоактивист һәм булачак ландшафт дизайнерының 200-дән артык агачы бар, аларның бер өлеше Рус-Алман Швейцариясенә юл тотачак. Гади нарат парк территориясендә үсә инде, яңа үсентеләр дә яхшы үсеп китәчәк, дип хәбәр итте KZN.RU порталына экоактивист Тимур Ескараев. Тулырак мәгълүматны +7(904)-761-42-25 телефоны аша белергә була.

Барлык яңалыклар