Гражданнар үз кисәтүләрен 20-нче августка кадәр шәхсән, почта аша, электрон рәвештә яки КФҮ аша кертергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Татарстан Республикасы территориясендә сәнәгать һәм башка махсус билгеләнештәге җирләргә дәүләт кадастр бәяләве уздырыла. Гражданнар үз кисәтүләрен 20-нче августка кадәр шәхсән, почта аша, электрон рәвештә яки КФҮ аша кертергә мөмкин.
Хисап проекты Дәүләт кадастр бәяләве үзәге тарафыннан төзелгән һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең рәсми сайтындагы мәгълүмат фондында алтмыш көнгә урнаштырылган. Мәгълүмат һәм материалларны «Сервис» бүлегендә, «Дәүләт кадастр бәяләве мәгълүматлары фондыннан белешмәләр алу» бүлекчәсендә («Кадастр бәясен билгеләү турында хисапларның проектлары/Дәүләт кадастр бәяләве нәтиҗәләре турында хисаплар проектлары») табарга мөмкин. Шулай ук хисап проекты, кушымталарны да кертеп, Дәүләт кадастр бәяләве үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә, «Арадагы хисап документлары» бүлекчәсендә урнаштырылган.
Хисап проектына искәрмәләрне 20-нче августка кадәр җибәрергә мөмкин. Дәүләт кадастр бәяләве үзәге дәүләт бюджет учреждениесенә шәхсән Париж Коммунасы урамы, 8 адресы буенча («БТИ» акционерлык җәмгыяте документларны кабул итү зонасы), шул ук адрес буенча хат юлларга яисә электрон рәвештә Gbu.Cgko@tatar.ru почтасына җибәрергә була. Моннан тыш, хисап проектына карата искәрмәләр КФҮнең теләсә кайсы республика филиалында кабул ителә.
Хисап проектына искәрмәдә аның асылын бәян итү белән беррәттән физик затның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, юридик затның тулы атамасы, контактлы телефон номеры, электрон почта адресы күрсәтелергә тиеш (булган очракта). Шулай ук кадастр номерын һәм (яисә) күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләүгә карата хисап проектына карата искәрмә буларак тәкъдим ителә торган адресын язарга һәм кисәтү (теләк буенча) керә торган документ битләренең номерын күрсәтергә кирәк.
Кисәтүләргә кадастр бәясен билгеләгәндә җибәрелгән хаталарның булуын раслый торган документлар, шулай ук күчемсез милек объектының характеристикалары турында декларация беркетергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы.