В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Проект дәүләт экспертизасын үткән һәм уңай нәтиҗә алган.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь, Юлия Летникова). Казанда бер кремация миче булган 1240 кв. метрлы җирләү йорты барлыкка килергә мөмкин, аны «Курган» комплексы территориясендә урнаштыру планлаштырыла. «Татинвестгражданпроект» ДУП әзерләгән проект дәүләт экспертизасын үтте һәм уңай нәтиҗә алды. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбедә Ритуал хезмәтләрне оештыру идарәсе башлыгы Марат Ишкин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыруның бәясе 250 млн сум тәшкил итәчәк. Марат Ишкин хәбәр иткәнчә, Казан Башкарма комитетына дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында крематорий төзү турында тәкъдим килгән. Тәкъдим ТР Инвестицион үсеш агентлыгына каралуга юнәлдерелгән. Уңай карар кабул ителгән очракта, төзелеш киләсе елның язында башланырга мөмкин.
Шулай ук ТР бюджетыннан Мамадыш трактындагы 9,9 га мәйданлы участокта Яһүд зиратының беренче чираты кысаларында төзелешкә 19 млн сум бүлеп бирелгән. Бүгенгә подрядчы оешма участокны вертикаль планлаштыру буенча эш алып барды, административ бина һәм хуҗалык билгеләнешендәге бина төзи. Беренче этап буенча эшләрне ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар, киләчәктә барысы да финанслауга бәйле булачак.
М.Ишкин сүзләренә караганда, агымдагы елның 10 аенда Казанда 11 мең 617 кеше үлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 24% ка кимрәк һәм 2020 ел белән чагыштырганда 12% ка кимрәк. Шулардан шәһәр зиратларында 8 мең 318 кеше яки гомуми санның 71% ы күмелгән.
Ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру идарәсе карамагында барлыгы 412,8 га мәйданлы 36 зират бар.