В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
25-нче сентябрьдә обсерваториянең 120 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Казан федераль университетының В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенә 120 яшь тулды. Бу датага багышланган бәйрәм чаралары 25-нче сентябрьдә узачак.
КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Дмитрий Таюрский хәбәр иткәнчә, Казан университетының Астрономия обсерваториясенә нигез салучылары Василий Энгельгардт һәм Дмитрий Дубяго хөрмәтенә һәйкәл, шулай ук астропарк-университетның фәнни - агарту үзәген ачу планлаштырыла. «Ул үз эченә конференцияләр үткәрү өчен павильон, космос белән генә түгел, ә табигать белеме (дөньяның табигый-фәнни картинасы) белән бәйле тематикалар буенча мультимедиа инсталляцияләр күрсәтеләчәк Түгәрәк кинопанорама, музей, кафетерий-ашханәне ала торган комплекс», – дип сөйләде Д.Таюрский.
Моннан тыш, бу көнне «Көн һәм төн тигезлеге» дигән студентлар бәйрәме узачак, аның программасына дрон-рейсинг (махсус җиһазландырылган трассаларда зур булмаган квадрокоптерларның узыш ярышлары), планетарийның тулы гөмбәзле фильмнарын күрсәтү, оптик телескоплар күргәзмәсе кертелгән. Бәйрәм чаралары 13:00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, КФУ – астрономия һәм космик геодезия өлкәсендә кадрлар әзерләү, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләр өлкәсендә әйдәп баручы Россия һәм дөнья үзәкләренең берсе. Обсерватория галимнәре, Роскосмос белән берлектә, йолдызлар һәм Галәм төзелешен һәм эволюциясен өйрәнү, космик корабларның Кояш системасындагы метеорит матдәсе йогынтысыннан куркынычсызлыкны тәэмин итү, Җирнең астероидлар белән бәрелешү ихтималын булдырмау, Айны өйрәнү белән бәйле астрофизик һәм астрономик фәнни тикшеренүләрне геодезия һәм геофизика эшләрен башкара, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.