Питомникта Аккош күлендә һәм Казансу елгасында алга таба үсү өчен башка сирәк үсемлекләр дә үстерү планлаштырыла.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче июль, Ксения Швецова). Казанда экоактивистлар яңа питомник булдыралар – Торфяной бистәсеннән ерак түгел 4 га территориядә сирәк төр үсемлекләр үстерәчәк уникаль яшел почмак барлыкка киләчәк. Яңа питомникның беренче «яшәүчесе» себер ирисы булды – ул Россиянең Кызыл китабына кертелгән сирәк үсемлек. Кичәдән бирле экологлар, биологлар, волонтерлар һәм шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты хезмәткәрләре климат камераларында үстерелгән чәчәкләрне утырталар. Бу сезонда себер ирисын барлыгы 700 төп утырту планлаштырыла.
Экологлар үсентеләре үстерү өчен орлыкларны шәһәрдә сирәк очрый торган үсемлек булган урыннарда җыйганнар. Аннары аларны махсус климат камераларында үстерәләр, анда үсемлекләр өчен кирәкле барлык шартлар да тудырылган: дөрес яктырту, температура һәм дымлылык. Сүз уңаеннан, питомник янында быел зур климат камерасы урнашачак бина төзелгән. Бу анда сирәк үсемлекләр үстерергә мөмкинлек бирәчәк, аларны утырту урынына озак вакыт күчергәндә куркыныч тудырмый торган, дип аңлата белгечләр.
«Себер ирисының бу территориядә тернәкләнеп китә алуын без инде тикшердек: 2016 елда бу үсемлек инде утыртылган, тернәкләнүе 50% чамасы тәшкил итте – ирис өчен бу бик яхшы күрсәткеч, – дип сөйләде Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте Татарстан советының сирәк очрый торган үсемлекләрне реинтродукцияләү секциясе җитәкчесе Сергей Мухачев. - Бу территория Торфян бистәсе янындагы су-сазлык комплексына терәлеп тора. Үзенең төзелеше, туфрак составы, су дәрәҗәсе буенча ул ирис яшәеше өчен кирәкле шартларга җавап бирә».
Үсемлекләр үсеп китсен өчен, яңа питомник территориясенә болын җирләре китергәннәр –мондагы туфрак бу нәзберек чәчәк өчен артык кызыл балчыклы булып чыккан. Ирис утыртылганнан соң, озак корылыклы һава торышы булганда, аңа биш-алты көнгә бер тапкыр су сибәчәкләр.
Активистларның бу хезмәте өчен үсемлек аларга рәхмәт белдерә – өченче-дүртенче елга яңа урында (елына бер тапкыр аралык белән) ирис эре, төрле төстәге бутоннар белән сөендерәчәк.
Питомник өчен сайланган территория кирәкле таләпләргә туры килү белән генә чикләнми, бәлки сирәк очрый торган үсемлек төрләренең яшәү урыны булып тора. Мәсәлән, монда ит-кызыл бармактамыр, урман күке яше, елан абагасы һәм башка үсемлекләр үсә. Яңа питомникта бу һәм башка сирәк үсемлекләрне үстерү планлаштырыла.
«Без монда саклауга тәкъдим ителгән саз ирисын үстерәчәкбез, ул киләчәктә шәһәр күлләре ярларын төзекләндергәндә кулланылачак, – дип өстәде С.Мухачев. – Шулай ук без монда торфлы эшләнмәләр өчен урман кискәннән соң калган имән чикләвекләреннән үскән җир таптык. Без бу су астында калган имәннәр популяциясен, алар артык юеш шартларга җайлашкан, үстерергә тырышачакбыз. Яр буе парклары төзелгәч, без аларны анда үстерә алабыз».
Әйләнә-тирә мохит шартларына бәйле булган шундый сирәк үсемлекләр өчен урынны табу җиңел түгел, дип ассызыклады экоактивист Тимур Ескараев. «Узган ел без яр буе территориясен тикшердек, һәм ирисны утырту өчен туры килерлек зур булмаган өч участок кына таптык, – дип өстәде ул. – Участокта дым җитәрлек булырга тиеш-якын – тирәдә сулык булырга тиеш, шул ук вакытта үсентеләрнең тамырларын су басуга юл куярга ярамый, чөнки тамырлар чери ала. Шул ук вакытта яхшы яктылык таләп ителә. Һәм иң мөһиме – урын шәһәр халкына билгеле булырга тиеш түгел, чөнки бу үсемлекне алар таптый ала. Бәхеткә каршы, Казан Мэриясе безгә туры килә торган җир бирде. Исегезгә төшерәбез, кыргый үсемлекләр питомнигын булдыру өчен участок бүлеп бирүне сорап, узган ел Рус-Немец Швейцариясе территориясе буйлап йөргәндә шәһәр Мэры Илсур Метшинга мөрәҗәгать иткәннәр. Шәһәр башлыгы ул вакытта Казанда ландшафтка һәм территориянең экосистемасына иң аз катнашу принцибы буенча төзелгән табигый парк барлыкка киләчәк, дип игълан итте. Эшләнгән концепциянең нигезенә салынган төп принцип – уникаль табигый территорияне төзелештән, җирне үзләштерүдән һәм стихияле чүплекләрдән саклау.
«Себер ирисы – кеше факторы күзлегеннән караганда чыннан да рәнҗетелә торган күренеш, чөнки кешеләр еш кына аның яшәү урынын юкка чыгара, – дип килеште биолог Антон Бартюков. – Себер ирисы биредә үзенең таралышы ареалы чигендә үсә. Һәм аның нәкъ менә ял итүчеләр тарафыннан таптала торган яр буйларында үсүе катлаулы».
Үсемлекләрнең сирәк төрләрен аларның популяцияләрен сакларга һәм торгызырга кирәк, чөнки экологик климат турыдан-туры шуңа бәйле, дип өсти белгечләр. Нәкъ менә үсемлекләр, беренче чиратта, әйләнә-тирә мохит пычранганда куркыныч астыда кала.
«Үсемлекләрнең сирәк төрләре матдәләр әйләнеше процессында мөһим роль уйный, биоген элементларның барлык тереклек ияләре өчен оптималь дәрәҗәдә туплануын тәэмин итәләр, – дип аңлатты Сергей Мухачев. – Табигый шартлар начарланганда, беренче чиратта, үсемлекләрнең сирәк төрләре зыян күрә, чөнки алар тирәлек параметрларына сизгер. Мисал өчен, алар күп санлы пычрануларга түзә алмыйлар. Безнең бурыч – шәһәрнең нормаль тереклек эшчәнлеге өчен шартлар сакланган урыннарында сирәк очрый торган үсемлекләрнең санын торгызу өчен питомник булдыру».
Сирәк очрый торган кызыл китапка кертелгән үсемлекләр питомнигы территориясен киләчәктә төзекләндерергә планлаштыралар - мәсәлән, аны коймалап алачаклар, үсемлекләрне автомобильләрдән саклау өчен шлагбаум урнаштырачаклар. Әмма шәһәр халкы питомникның гаҗәеп яшәүчеләре белән соклана алачак – зур булмаган экскурсияләр, сирәк үсемлекләр утырту һәм яшь буынга экологик белем бирү буенча күчмә чаралар үткәреләчәк.