Шәһәрнең Яңа Савин районындагы урамга аның исеме дә бирелгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче октябрь). Бүген Казанның Яңа Савин районында урнашкан 7-нче номерлы гимназия территориясендә РФ Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең хәрби хезмәткәре, Россия Герое лейтенант Алексей Козин бюстын урнаштырдылар.
Алексей Козин республика башкаласында туган, 7-нче урта мәктәптә һәм Казан авиация техникумында укыган, 1995 елның августында Чиләбе танк институтының Казан Кызыл Байрак филиалына укырга кергән.
1999 елда лейтенант Козинны Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең Төньяк Кавказ округының оператив билгеләнештәге 100-нче дивизиясенең танк взводы командиры вазыйфасына билгелиләр.
Шул ук елның 5-нче сентябрендә Козин бүлекчәсе Дагыстанның Новолак районына чыгарылу боерыгын ала, анда аның танкы экипажы бандформалаштырулар белән сугышка керә һәм унга якын ут ноктасын тар-мар итә. Әмма дошманның бер атуы гына да максатка ирешә. Лейтенант Козин экипажга янган танктан китәргә боера, кулларына корал алып, үзе аларны каплап кала. Алексей сүзләре көрәшчеләр ишеткән соңгы сүзләрдән булды: «Машинаны ташламыйм!».
Һәлак булган офицерның мәетен Новолак районын азат итү һәм бандформалаштыруны бетерү операциясе тәмамланганнан соң табып алалар.
1999 елның 12-нче ноябрендәге Россия Федерациясе Президенты Указы белән Төньяк Кавказ төбәгендә контртеррористик операциядә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен лейтенант Алексей Козинга үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.
Россия Герое Казанда җирләнгән. Ул яшәгән йортка 2001 елда мемориаль такта куелган. Шәһәрнең Яңа Савин районындагы урамга аның исеме бирелде. Ә 2016 елдан ул укыган 7-нче номерлы гимназия Россия Герое А.В.Козин исемен йөртә башлады.