Ел саен үткәрелә торган «Ак чәчәк көннәре» фестивале Казанда 20 һәм 21 нче июльдә узачак. Шәһәрлеләр өчен мастер-класслар, хәйрия ярминкәсе, концерт һәм күргәзмә әзерләнәчәк. Фестиваль ак чәчәкләрне иганәләргә алмаштыру акциясе белән тәмамланачак – акчалар мохтаҗ гаиләләргә балаларны яңа уку елына әзерләү өчен тапшырылачак.
Чара алдыннан шәһәрдә мастер-класслар оештырылачак. Мәсәлән, түбәндәге адреслар буенча чәчәкләрне үз кулларыгыз белән ясарга өйрәнергә була:
17 һәм
20 нче июльдә «Милосердие Казань» коммерцияле булмаган автоном оешмасында (Карл Маркс урамы, 9/15 номерлы йорт, 5 нче бүлмә),
18 нче июльдә Изге Мөхтәсибәләр Вера, Надежда, Любовь һәм аларның анасы София гыйбадәтханәсендә (Сабан урамы, 1б йорт),
19 нчы июльдә Казан епархиясе музеенда (Большая Красная урамы, 5 нче йорт),
21 нче июльдә Богородица монастыре территориясендә (Большая Красная урамы, 5).
Фестивальдә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен хәйрия ярминкәләрендә сатыла торган эшләнмәләр яки башка әйберләр китерергә кирәк. Оештыручылар савыт-саба, уенчыклар, бизәнү әйберләре кабул итәләр, кулдан эшләнгән әйберләр аеруча кыйммәтле. Кабул итү пунктлары: Чистай урамы, 30 нчы йорт («Милосердие Казан» гуманитар үзәге), Большая Красная урамы, 5 нче йорт (Казан Богородица монастыренә керү өлешендә кибет) адресы буенча урнашкан. Алдан +7(996)900-50-30 телефон номеры буенча шалтыратырга кирәк.
20 нче июльдә хәйрия ярминкәсе узачак, ә 21 нче июльдә бәйрәм литургиясе, урам ашлары, фотозона, концерт һәм күргәзмә белән йомгаклау чарасы башланачак, дип хәбәр иттеләр «Милосердие Казань» мохтаҗларга ярдәм итү хезмәтендә.