Парк зонасы һәм фонтанлы биналарның проектлары турында хастаханәнең попечительләр советы утырышында фикер алыштылар.
Фото: Денис Гордийко
Казан епархиясенең матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, руханилар һәм шәфкать туташлары даими рәвештә балалар хастаханәсе пациентларына баралар. Онкогематология бүлегендә атна саен сәламәтлек сорап дога кылына. Хәзер бу бүлектә чиркәү-часовняны ремонтлыйлар.
«Иконалар, балалар алар алдында дога кыла алсын өчен, безнең өчен гадәтләнгән дәрәҗәдән түбәнрәк урнаштырылачак. Шулай ук часовняга кечкенә шәмдәлләр дә алып киләчәкләр, балалар олылар ярдәменнән башка шәмнәр куя алачак. Ремонтны октябрьдә тәмамлау планлаштырыла», – дип аныклады Изге Никольский хатын-кызлар гыйбадәтханәсе хезмәткәре Анастасия Широкова.