В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен теркәлү кирәк
Якшәмбе, 7 сентябрьдә, «Локомотив» яхт-клубы террасасында интуитив музыка кичәсе узачак.
Казан яшьләре өчен ханга, глюкофон һәм диджей-сет көйләре яңгырый. Зур компания белән егетләр кояш батканын каршы алачак һәм кабатланмас атмосферага чумачак, дип хәбәр итә МБУ «Яшүсмер».
Катнашырга төрле яшьтәге яшьләрне чакыралар, теркәлүне түбәндәге сылтама буенча узарга мөмкин. Башлана – 17:00 сәгатьтә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында яшь казанлылар өчен бушлай чаралар сериясе үткәрәчәкләр. Катнашучыларны иҗади һәм спорт мастер-класслары, шулай ук өстәл уеннары фестивале көтә.