В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Россиянең танылган журналисты Алексей Михалев Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе турында сөйләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы гыйнвар). «Россия 24» телеканалы эфирында танылган Россия журналисты Алексей Михалевның «Татарстан: путь к согласию»
фильмы премьерасы узачак. «Эшлекле сәяхәт» тапшыруының яңа серияләре ил тамашачыларына 31-нче гыйнварда 2.31 сәгатьтә һәм 21.31 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
Фильмның төп геройлары – Татарстан халкы, үзләренең көндәлек креатив хезмәтләре белән республиканы Россиянең иң уңышлы төбәкләренең берсе итүчеләр. Автор Татарстанның үсеш алган инфраструктурадан бигрәк, кунакчыллык атмосферасындагы җәлеп итүчәнлеге турында сөйли.
«Татарстан: путь к согласию» – ул инде Алексей Михалевның республикага багышланган икенче фильмы. Беренче тапкыр ул Татарстанда җәй көне булды, ә кышын журналист яңа фильм төшерү өчен килде, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.