Республикада сизелерлек җылытачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче февраль). Татарстан һәм аның башкаласында киләсе тәүлектә салкын һава саклана. Ләкин инде якшәмбедән республика территориясенә көчле кар, бозлы яңгыр, көчле җил һәм бозлавык белән җылылык килә.
Киләсе төндә Казанда болытлы һава көтелә, явым-төшем күзәтелми, көньяктан салмак җил исәчәк. Һаваның минималь температурасы – минус 13-15 градус. 3 февраль көнне көндез болытлы һава саклана. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяктан салмак җил исәчәк. Һаваның максималь температурасы минус 5-7 градус тәшкил итәчәк. Юлларда – бозлавык.
Республика буенча 3 февраль көнне аязучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән бераз кар явачак. Көньяктан төнлә салмак, көндез уртача җил исәчәк. Төнлә минималь температура – минус 12-17, көндез максималь температура 4-9 градус салкын булачак. Юлларда – бозлавык.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, Россиянең Европа территориясенә 4-5 февральдә (якшәмбе һәм дүшәмбе) актив циклон якынлашуы сәбәпле, Татарстан Республикасында, көнбатыш районнардан башлап, һава һәм юл шартларының сизелерлек начараюы күзәтелә. Атмосфера фронтлары узганда, кар, юеш кар, бозлы яңгыр һәм яңгыр; буран, бозлавык һәм көчле җил (19-24 м/с) булачак. Һава температурасы +2 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, түбәләрдән кар төшәчәк.
3 февральдән 4 февральгә каршы төндә Татарстанда һава температурасы минус 5-10 градус тәшкил итәчәк, якшәмбе көнне көндез максималь температура – минус 1 градустан +4 градуска кадәр. 5 февраль дүшәмбе көнне терекөмеш баганалары +2 һәм минус 3 градус арасында үзгәреп торачак.