В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар ярдәмендә шәһәрлеләр объектның төзек булмавы турында хәбәр итә алачаклар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). Казанда светофорларда QR-кодлы мәгълүмати табличкалар урнаштыру эше бара. Бу шәһәрлеләр белән оператив элемтәдә торырга мөмкинлек бирәчәк.
QR-код ярдәмендә Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләр светофорның төзексезлеге яки аның эш режимы белән бәйле мөрәҗәгатьләр җибәрә алалар. Моның өчен сурәтне гаджет ярдәмендә сканерларга кирәк, аннан соң браузерда сылтама ачылачак. Аннары аның буенча узарга һәм тәкъдим ителгән бланкны тутырырга кирәк. Гариза автоматик рәвештә исәпкә алу системасына җибәреләчәк һәм эшкә алыначак.
Килеп туган проблема турында хәбәр итү өчен казанлылар шулай ук табличкада күрсәтелгән номер буенча диспетчерга шалтырата ала.
Шәһәр Башкарма комитетының Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, ел ахырына кадәр шундый 500 табличка урнаштыру планлаштырыла.