В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Су Җиңү проспектында һәм Родина урамында бетеп торачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче декабрь). 21-22 декабрьдә Совет районындагы кайбер йортларда су бетеп торачак. Бу ике суүткәргечне тоташтыру эшләре белән бәйле.
21 декабрь 9.00 сәгатьтән 22 декабрь 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су булмаячак: Җиңү пр., 69, 69а, 69/2, 71г, 83 (РКИБ) һәм Родина ур., 37/1, 37/2 адреслары буенча урнашкан шәхси йортларда.
Су тутырылган автоцистерналар кабул ителгән гаризалар буенча урнаштырылачак.
“Водоканал” МУП тудырылган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм кирәкле су запасларын алдан кайгыртырга киңәш итә.