Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларда бер тәүлеккә суны сүндерәчәкләр. Моның сәбәбе — Казан аграр университеты тулай торагын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 13 февральнең 9:00 дан 14 февральнең 9:00 га кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирүне туктатачаклар:
Рауис Гәрәев ур., 62, 76, 78, 78а, 78б, 80, 90 (1, 2, 3, 4 корпус);
Ферма-2 ур., 2, 2/1, 2/2, 3а, 3б, 10, 39а, 44, 49, 50, 53, 59, 59/1, 59/2, 72, 74, 74а, 74б, 75, 76, 76а, 78, 79, 79а, 79б, 79 (1, 2, 3, 4 корпус); 80, 81, 82, 82а, 83, 84, 85, 98, 98а, 98б, 98в.
Сулы автоцистерналар урнаштыруга гаризаларны +7(843)231-62-60 телефоны буенча кабул итәләр.