Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Сәбәбе — күчерелгән суүткәргеч участогын тоташтыру буенча эшләр башкару
Идел буе районының кайбер йортларында су белән тәэмин итүне бер тәүлеккә сүндерәчәкләр
Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларында бер тәүлек су булмаячак. Бу Бертуган Касыймовлар урамындагы күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга бәйле.

«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьнең 9:00 сәгатьтән 2 ноябрьнең 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:

Бертуган Касыймовлар урамындагы 62, 70, 74, 82, 82а номерлы йортлар;

Җиңү проспектындагы 43, 45, 45а, 45г, 47 йортлар.

Сулы автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча урнаштырылачак.

2024-10-28T09:32:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.