Казанның Идел буе районындагы кайбер йортларында бер тәүлек су булмаячак. Бу Бертуган Касыймовлар урамындагы күчерелгән суүткәргеч участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыруга бәйле.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, 1 ноябрьнең 9:00 сәгатьтән 2 ноябрьнең 9:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адреслар буенча су бирү туктатылачак:
Бертуган Касыймовлар урамындагы 62, 70, 74, 82, 82а номерлы йортлар;
Җиңү проспектындагы 43, 45, 45а, 45г, 47 йортлар.
Сулы автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефоны буенча урнаштырылачак.