В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Режиссер Казан тамашачысына спектакльне 9-нчы сентябрьдә тәкъдим итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь). Казанга гастрольләр белән Никита Михалков җитәкчелегендә театр һәм кино үзәге труппасы киләчәк. 9-нчы сентябрьдә Камал исемендәге театр сәхнәсендә режиссер «12» спектаклен тәкъдим итәчәк. Аңа табиблар һәм шәфкать туташлары, мәгариф һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре чакырылган.
«12» спектакленең премьерасы узган елның апрелендә илнең Зур театрында узды. Казан гастрольләр белән труппага барачак икенче шәһәр булачак, Мәскәүдән тыш, спектакль Екатеринбургта тәкъдим ителде.
Никита Михалков шул ук исемдәге фильм мотивлары буенча спектакльне драматурглар – бертуган Пресняковлар белән берлектә куйган. Режиссер командасында шулай ук рәссам-куючы Юрий Купер, композитор, Россиянең халык артисты Эдуард Артемьев, хореограф Лаша Марыхуба һәм Евгений Раев эшләделәр.
Спектакльдә Россиянең халык артистлары Никита Михалков, Сергей Степанченко, Николай Бурляев, Россиянең атказанган артисты Владимир Долинский, шулай ук Гия Перадзе, Игорь Сергеев, Сергей Радченко, Александр Ведменский, Антон Нетбай, Арсений Зонненштраль, Юрий Шипков, Владимир Кочетков, Александр Кижаев, Рамиз Кялбиев уйный, дип хәбәр итә Мәскәү театрының матбугат хезмәте.