Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.12.2025, 10:37

Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә «Елантау» спектакленең премьерасы узды

Этно-фэнтези мюзиклны «Апуш» балалар театр студиясе шәкертләре тәкъдим итте

Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге фотосы

Г.Камал исемендәге театрның Көнчыгыш залында «Апуш» татар балалар театр студиясе «Елантау» этно-фэнтези мюзиклы премьерасын тәкъдим итте. Пьесаның авторы – язучы Резедә Гобәева.

Шәһәрнең Тел мәдәнияте өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә билгеләп үтүләренчә, төп герой Зөлкарнәйгә бик катлаулы юл үтәргә туры килгән. Барлык кыенлыкларны җиңеп чыкканнан соң гына, ул дөньяның иң кыйммәтле хәзинәләре алтын-көмеш тә, хакимлек тә түгел, ә намус, тугрылык һәм, әлбәттә, мәхәббәт икәнен аңлаган...

Спектакль якыннарыңның кадерен белергә, сер сакларга һәм үз вәгъдәләреңә тугры калырга өйрәтә.

Пьесаның авторы – шагыйрә һәм язучы Резедә Гобәева. Спектакльне сәхнәгә куючы остаз – «Апуш» студиясенең җитәкчесе, актерлык осталыгы остазы Алия Фәйзрахманова. Резеда Гобәева сүзләренчә, әлеге пьеса студия өчен балаларның яшь үзенчәлеген һәм санын исәпкә алып махсус иҗат ителгән, эш барышында сюжет, шәкертләрнең тәкъдимнәрен дә исәпкә алып, берничә тапкыр үзгәртелгән.

«Чулпан» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче «Апуш» шәкертләрен премьерага сәхнә теленнән остазлары Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Шакирова, вокалга музыка белгече Наилә Закирова әзерләгән. Спектакльгә биюләр куючы хореограф – Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы доценты, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты Резедә Муллагалиева.

«Елантау» спектакленә көйләрне студиянең музыкаль мөхәррире Ильяс Фәйзрахманов язган. Аранжировщик, саундпродюсер – Тимур Милюков. Тамашаның сценографы, рәссамы – Анна Новикова. Ут рәссамы – Илшат Сәяхов. Тавыш режиссеры – Марсель Фатыйхов.

Алдарак «Апуш» татар балалар театр студиясенең Мәскәүдә узган V Бөтенроссия «Свободное пространство» театр фестиваль-лабораториясендә катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булуы турында хәбәр ителгән иде. Яшь артистлар бәйгедә драматург Гөлүсә Батталова әсәре буенча сәхнәләштергән «Көндәлек» спектаклен тәкъдим итте.

Барлык яңалыклар