Тамашачыларга Германия, Россия һәм Кытай режиссерларының куелышлары тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март). Апрель аеннан июньгә кадәр В.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрында «Европа-Россия-Азия» Халыкара театр фестивале узачак. Тамашачыларга Германия, Россия һәм Кытай режиссерларының куелышлары тәкъдим ителәчәк.
Фестивальне Германиянең Ганновер шәһәре артистлары ача. Шул рәвешле, 3 һәм 4 апрельдә Качалов театры сәхнәсендә тамашачылар Эрих-Мария Ремаркның дөньякүләм танылган романы буенча Ларс-Оле Вальбургның «На западном фронте без перемен» спектаклен күрә алачаклар.
4 һәм 5 июньдә Петербургның «Балтийский дом» театры Шекспирның «Макбет»ын Европаның данлыклы режиссерларының берсе булган Люк Персеваль интерпретациясендә тәкъдим итәчәк.
Фестивальнең рус өлеше Мәскәүнең Сергей Женовач җитәкчелегендәге Театр сәнгате студиясе гастрольләре белән дәвам ителәчәк. Артистлар өч спектакль уйнаячак: А.П.Чеховның «Три сестры» һәм «Записные книжки», Н.Эрдманның «Самоубийца»сын. Театр сәнгате студиясе спектакльләре 12, 13, 15,16, 18 һәм 19 июнь көннәрендә уйналачак.
“Азия өлеше” фестивальнең финал ноктасы булачак. «Ли Бай» спектаклен Казанга Пекин халык сәнгать театры алып килә. Ул 27, 28, 29 июнь көннәрендә булыр дип көтелә, дип хәбәр итә В.И.Качалов исемендәге театрның матбугат хезмәте.