Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.06.2019, 15:38

Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзүгә федераль бюджеттан 350 млн сум бүлеп бирелгән

Калган финанслау һәм объектны файдалануга тапшыру 2020 елга планлаштырыла.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче июнь). Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзүгә 350 млн сум күләмендә өстәмә федераль финанслау бүлеп бирелгән. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Росавтодор һәм Татарстан арасында тиешле килешүгә кул куелды.

2019 елга юл эшләре программасы кысаларында Татарстан бюджетыннан «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» төзелеше өчен тагын 350 млн сум бүлеп бирелгән. Беренче этапның гомуми смета бәясе 2,241 млрд сум тәшкил итә. Калган финанслау һәм объектны файдалануга тапшыру 2020 елга планлаштырыла.

Эшләрне башкару буенча контрактны 9-нчы июльдә төзү планлаштырыла.

Беренче этап Мидхәт Булатов урамыннан Борисков урамына кадәр 800 м озынлыктагы участок төзелешен үз эченә ала. Проект-смета документлары «Татдорпроект» институты» акционерлык җәмгыяте тарафыннан эшләнгән, дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынган.

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары»ның әлеге участогы өзлексез хәрәкәт белән 1 класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясенә туры киләчәк. Машиналар йөрү өлешенең киңлеге һәр якка 7,25 м киңлектәге 2 трамвай юлын үз эченә алган бүленеш полосасы белән алты хәрәкәт полосасы тәшкил итәчәк. Тротуарның киңлеге – 2 метрдан 4,5 метрга кадәр.

Әлеге участок составына шулай ук Ферма шоссесы чатындагы 109,7 м озынлыктагы һәм 35,78 м киңлектәге 4 полосалы юлүткәргеч керә, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар