Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.03.2020, 11:38

Зур Казан боҗрасы участогы төзелешенә көн саен 80-нән артык белгеч һәм 40 берәмлек техника җәлеп ителә

Узган атнада төзелеш мәйданчыгына ком кертү буенча эшләр төгәлләнде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче март). Зур Казан боҗрасын реконструкцияләү кысаларында Булатов урамыннан Борисково урамына кадәрге юл участогы төзелеше дәвам итә. Төзелештә инженерлык-техника персоналыннан 83 кеше һәм 40 берәмлек техника эшли. Узган атнада төзелеш мәйданчыгына ком кертү буенча эшләр төгәлләнде. Гомуми күләме 64,6 мең кубометр тәшкил итте. Шулай ук 700 кв.м җир катламы сөзәклегенең планировкасы эшләнгән.

Җәяүлеләр кичүе баганаларын бетонлаштыру, шулай ук баскычтан төшү урыннары өчен ростверклар һәм терәкләр урнаштыру дәвам итә. Терәк ригельләрен бетонлау өчен эш вакытында таяныч булган махсус корылмаларны һәм ярдәмче корылмаларны җыю эшләре башланды. Бу участокта план буенча 20 булганда, 21 кубометр бетон кабул ителде. Җәяүлеләр кичү юлының җиде металл блогының икесе кайтартылды.

Яңгыр канализациясен урнаштыру һәм сулъяк съезд буенда коелар урнаштыру эшләре бара. Атна эчендә 47 метр озынлыктагы торбалар җәелде, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төзелә башлады.

Бу участокны төзү - Булатов урамыннан Техника урамына кадәр 2 чакрым озынлыгындагы шәһәр өчен кирәкле булган юлларны «тоташтыру урыны»н булдыруның беренче этабы. «Тоташтыру урыны» Җиңү проспектын һәм Бакый Урманче урамын Тихорецк урамы аша Магистраль урамы белән тоташтырачак. Шулай итеп, Идел һәм Кабан күлләре арасындагы сәнәгать зонасын (күлләрдән көнбатышка таба урнашкан) шәһәрнең торак өлеше белән кыска юл тоташтырачак. Бу шәһәрдә гомуми транспорт хәлен шактый яхшыртачак һәм Зур Казан боҗрасын бикләүгә тагын бер адым булачак.

Барлык яңалыклар