Казан боҗрасының беренче этабы төзелешендә 92 белгеч һәм 32 берәмлек махсус техника эшли.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче июль). Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының беренче этабын төзү дәвам итә. Узган атнада Ферма шоссесы өстендәге юлүткәргечнең уң һәм сул уемлы төзелешендә перил һәм барьер киртәләр, су үткәргеч улаклар, тышкы яктырту баганалары урнаштырылды. Тротуарларда һәм юлүткәргечнең төп юл өлешләрендә асфальт-бетон салынды. Трамвай юлында трамвай челтәренең терәкләрен монтажлаганнар һәм трамвай юлларын салуны төгәлләгәннәр.
Объектта җир өсте җәяүлеләр кичүенең уемлы корылмаларына пыяла кую каркасларының металл конструкцияләрен монтажлау дәвам итә. 1-нче номерлы терәктә халыкның аз мобиль төркемнәре өчен вертикаль күтәрү платформасы һәм баскыч җыеннарында 2-нче һәм 3-нче терәкләрдә трамвай юлларына авыш күтәргечләрнең юллары монтажлана башлый, шулай ук трамвайга утырту-төшерү өчен тукталыш мәйданчыклары төзекләндерелә.
Моннан тыш, хисап атнасында 3-нче терәк дивар буйлап Ферма шоссесыннан Тула урамына борылыш участогында юл катламы урнаштыру эшләре башкарылды. Аерым алганда, 9228 кв.м мәйдандагы түбән катлам һәм 7578 кв.м мәйдандагы асфальт-бетоннан югары катлам түшәлгән. 618 метр озынлыктагы борт ташы монтажланган.
Казан боҗрасының беренче этабы төзелешендә 92 белгеч һәм 32 берәмлек махсус техника эшли, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, Зур Казан боҗрасының беренче этабы 2019 елның июлендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча төзелә башлады. Мидхәт Булатов урамыннан алып Борисково урамына кадәрге 800 м озынлыктагы участокта Ферма шоссесы өстеннән юлүткәргеч һәм җир асты кичүе булган дүрт полосалы юл төзелә.
Төзелешнең икенче этабы - Борисково урамыннан Техника урамына кадәрге участокта - мартта башланып китте. Участокның озынлыгы 1,22 чакрым тәшкил итә. Дүрт полосалы юл һәр юнәлештә ике полоса белән беренче класслы гомумшәһәр әһәмиятендәге магистраль урам категориясе буенча проектланган. 700 м озынлыктагы участокны 2020 елда, ә 522 м озынлыктагы участокны 2021 елда кулланылышка кертү планлаштырыла.