Кичке тамаша өч көн – 19-21 нче май көннәрендә узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Кремль диварлары – Тайницкая манарасыннан алып Меңьеллык мәйданы ягыннан Спас манарасына кадәр – видеопроекция өчен экран булып торачак. Тамашаның нигезендә – татар халкына хас булган традицион исламның символлары һәм төп принциплары.
Ут тамашасы Казанда өч көн – 19-21 нче май көннәрендә 20:00 дән 1:00 гә кадәр барачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан төп бәйрәм чаралары узачак Болгарда ут тамашасы 20 нче һәм 21 нче майда 20:00 сәгатьтән 1:00 сәгатькә кадәр күрсәтелә.