Маршрут Кремль урамы һәм Кремль территориясе буенча узачак, кайбер үзәк урамнар ябыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Төрле дистанцияләргә йөгерүдә барлыгы 600 ләп кеше катнашачак. Оештыручыларның планнарында 10 йөгерү, шул исәптән «Игелекле Казан» хәйрия йөгерешен уздыру бар. Анда легендар спортчылар, җәмәгать эшлеклеләре, түрәләр, активистлар, Казанның популяр клубларының танылган уенчылары катнашачак, алар дистанцияне сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән бергә йөгереп узачаклар.
«Без инклюзив спортка зур игътибар бирәбез. Чара барышында җыелган барлык акчалар мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүгә тотылачак», – дип ассызыклады А.Салихов.
Катнашучыларны 13:00 сәгатьтә КФУның төп бинасы янында җыячаклар, аннан соң парадка тезеләчәкләр. Эстафета 13:30 сәгатьтә ачыла, аннан соң йөгерешләр башлана. Беренче ярышларда Мэриянең структур бүлекчәләре һәм шәһәр Башкарма комитетының район администрацияләре хезмәткәрләре катнашачак. Аннары гомуми белем бирү уку йортларының егетләр һәм кызлар командалары, урта һәм югары уку йортларының катнаш командалары, эшче яшьләр командалары, ветераннар һәм начар ишетүчеләр командалары, шулай ук медицина хезмәткәрләре командалары узышлары узачак.
Җиңүчеләрне бүләкләү 10 төркемнең һәрберсендә ярышлар тәмамланганнан соң булачак.
Эстафета маршруты КФУның уку корпуслары буйлап һәм «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясе буйлап узачак, шуңа күрә кайбер үзәк урамнарда транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
Эстафетаны үткәрү көнендә 12:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы буенча (Профессор Нужин урамыннан 1 Май мәйданына кадәр участокта), шулай ук Шейнкман юлы буенча Казан Кремле территориясендә автотранспорт хәрәкәте тулысынча ябылачак.
Спорт чарасын оештыручы Физик культура һәм спорт комитетыннан хәбәр итүләренчә, хәрәкәтнең ике юнәлешендә дә эстафета уздыру урынына якын булган урамнар ябылачак:
Лобачевский урамы (Дзержинский урамыннан Кремль урамына кадәр);
Астрономия урамы (Профсоюз урамыннан Кремль урамына кадәр);
К.Нәҗми урамы (Дзержинский урамыннан Кремль урамына кадәр һәм Рәхмәтуллин урамыннан Кремль урамына кадәр);
Муса Җәлил урамы (Профсоюз урамыннан Дзержинский урамына кадәр);
Чернышевский урамы (Профсоюз урамыннан Дзержинский урамына кадәр).