Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.02.2024, 12:04

Казанның метро станцияләрендә яктырту элементлары яңартылды

Барлыгы 638 светодиодлы яктырткыч урнаштырылды

Фото: «Метроэлектротранс» МУП

«Габдулла Тукай мәйданы», «Кремль», «Кәҗә бистәсе», «Төньяк вокзал» станцияләрендә яктырту элементлары алыштырылды – 638 светодиодлы яктырткыч урнаштырылды. Шулай ук «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре тарафыннан 1380 метр озынлыктагы кабель алыштырылды.

Предприятие хезмәтләре станцияләрнең тышкы күренешен яхшырту буенча эшне дәвам итә. «Авиатөзелеш», «Имәнлек», «Горки» станцияләрендә дә яктырту элементлары алыштырылган.

Моннан тыш «Горки», «Әмәт», «Сукно бистәсе», «Габдулла Тукай мәйданы», «Кремль», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Төньяк вокзал», «Авиатөзелеш» станцияләрендә җәяүлеләр өчен керү урыннарында урнаштырылган 86 җылыту җайланмасы ремонтланган.

Белгечләр «Имәнлек», «Җиңү проспекты», «Горки», «Әмәт», «Сукно бистәсе», «Кремль», «Кәҗә бистәсе», «Яшьлек», «Төньяк вокзал», «Авиатөзелеш» станцияләрендә 342 җылылык радиаторын һәм гомуми озынлыгы 420 метр булган торбаларны алыштырганнар.

Шулай ук вестибюльләрдә һәм станцияләргә төшү урыннарында ишекләрнең автомат рәвештә ябылуын тәэмин итә торган 325 яңа җайланма урнаштырылган. Тиздән тагын 36 данә алыштырылачак. «Кремль»дә һәм «Габдулла Тукай мәйданы»нда юл бетонын буяу буенча эшләр үткәрелә, соңгы станциядә хезмәткәрләр 62 кв.м мәйданда түшәмне өстәмә рәвештә штукатурлыйлар һәм агарталар. «Кремль» станциясендә исә эскалаторлар өстендәге стенада яңа баннер пәйда булган.

Барлык яңалыклар