Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2025, 10:27

«Авиатөзелеш» һәм «Кәҗә бистәсе» станцияләрендә вакцина ясау пунктлары үз эшен тәмамлый

Хәзер Казан халкы прививканы дүрт метро станциясендә ясата алачак

27 сентябрьдән Казанда «Авиатөзелеш» һәм «Кәҗә бистәсе» метро станцияләрендә вакцина ясау пунктлары үз эшен тәмамлый.

Прививканы сәгать 7:30 дан сәгать 18:00 гә кадәр (төшке аш вакыты сәгать 13:00–13:30 га кадәр) дүрт урында – «Яшьлек», «Тукай мәйданы», «Җиңү проспекты» һәм «Имәнлек» метро станцияләрендә ясатырга була. Теләге булган, 18 яше тулган һәр кешенең прививка ясату мөмкинлеге бар, үзең белән паспорт алырга кирәк.

Моннан тыш, 26–28 сентябрьдә Мега сәүдә үзәгендә 20 нче шәһәр сырхауханәсе тарафыннан оештырылган күчмә диспансеризация кысаларында гриппка каршы вакцина ясатып була.

Исегезгә төшерәбез, вакцина ясау пунктлары 3 сентябрьдән эшли башлады. Бу вакыт эчендә алар 17 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәткән. Элегрәк бу елгы көздә Татарстанда 2 миллион 400 мең кешегә гриппка каршы прививка ясарга ниятлиләр дип хәбәр ителгән иде. Әлеге күрсәткеч Татарстан халкының 60% ын тәшкил итә. Сентябрь-октябрь айлары вакцина ясау өчен иң уңайлы вакыт дип саный белгечләр.

Барлык яңалыклар