В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Фотозонада шарлар һәм гирляндалар белән бизәлгән чыршы, урман хайваннары фигуралары һәм бүләк тартмалары куелган.
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Казан метрополитенында яңа ел фотозонасы барлыкка килде. Ул «Сукно бистәсе» станциясенең касса залында урнаштырылган, аннан теләгән һәркем файдалана ала.
Фотозона традицион бәйрәм композициясеннән гыйбарәт: матур гирляндалар һәм шарлар белән бизәлгән чыршы, урман хайваннары фигуралары, бүләк тартмалары, яшел фон һәм аяк астында кар имитациясе, түшәмдә – светодиодлардан йолдызлар.
Бәйрәм кәефен булдыру өчен башка барлык станцияләр дә бизәлгән, ә платформада бәйрәм котлаулары яңгырый, дип хәбәр итә МУП «Метроэлектротранс».