Шундый ук эшләр «Кремль» станциясендә дә планлаштырылган.
Фото: «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Казанда «Габдулла Тукай мәйданы» метро станциясендә диварлардагы мозаика панноларын реставрацияләү башланды. Эшләр төнге вакытта бара.
Узган атнада биш кешедән торган бригада ватыла башлаган картиналарны алдан тикшерде. Белгечләр дивардагы мозайка катламының коелуын һәм мозайка ябышып торган клей катлавының шулай ук җимерелүен ачыклаган. Аларның фаразлары буенча, җимерелүнең сәбәбе: температура күчешләре һәм тышкы факторлар. «Габдулла Тукай мәйданы» станциясен тикшереп өйрәнү нәтиҗәләре буенча барлык панноларны реставрацияләү паспорты төзелде.
Эшкә Үзбәкстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган рәссамы, монументаль-декоратив сәнгатьнең танылган вәкиле, 2005 елда «Кремль» һәм «Габдулла Тукай мәйданы» станцияләрендәге панноларны җыючы Озад Хәбибуллин җәлеп ителде.
Шулай ук 13-нче октябрь төнендә карау «Кремль» станциясендә уздырылды. Тиздән мозайкадан ясалган картиналарны реставрацияләү бу станциядә дә башланачак, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.