Косметик ремонт «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре Казанда «Кремль» метро станциясендә косметик ремонт ясады. Белгечләр җәяүлеләрнең кичү урыннарында, вестибюльдә һәм өлешчә платформада эчке эшләнмәләрне яңартты.
Предприятиенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, эшчеләр түшәмнәрне, стеналарны иске штукатуркадан чистарткан һәм аларны, шулай ук платформадагы манараларны буяган.