В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төзек булмаган импорт җиһазын шундый ук үзебезнең ил җиһазына алмаштырганнар
Фото: Денис Гордийко
«Метроэлектротранс» МУП предприятиесе белгечләре төзек булмаган импорт җиһазларын үзебезнең ил җитештерүчеләреннән булган шундый ук җиһазларга алыштырганнар. Детальләрне яңадан тоташтыру һәм урнаштыру буенча эшләтеп җибәрү-көйләү эшләре башкарылган. «Кәҗә бистәсе» метро станциясендәге 1 нче номерлы эскалатор гадәти режимда эшли, пассажирларны куркынычсыз төшерү һәм күтәрү тәэмин ителгән, дип хәбәр иттеләр предприятиедә.
Исегезгә төшерәбез, май аенда «Кремль» станциясенең 1 нче вестибюлендә 2005 елда метрополитен ачылганнан бирле эшләмәгән эскалаторлар эшли башлады. Эскалаторлар хәзер әлеге станциядә даими эшли. Аларны эшләтеп җибәрү өчен өстәмә финанслау таләп ителгән. Мәсәлән, кирәкле җиһазлар һәм запас частьләр сатып алынган, системалар обкаткасы, сынау һәм диагностикалау үткәрелгән. Шулай ук дежур бригада өчен эш урыны әзерләнә – мониторлар, видеокамералар, тавыш көчәйткечләр урнаштырыла. Соңгы стадиядә эскалаторларны сынау һәм тикшерү үткәрелгән.