В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук юл диварларындагы хәрефләрне яктырту торгызылды һәм яктырту лампалары алыштырылды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче июль). Казан метрополитенында станцияләрне ремонтлау дәвам итә. Шулай итеп, «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре «Горки» станциясе платформасында косметик эшләрне төгәлләделәр.
Ремонт тәмамланганнан соң су үтә торган урыннарда предприятие хезмәткәрләре диварларны штукатурлау һәм буяу эшләрен башкардылар. Моннан тыш, юл диварларындагы хәрефләрне яктырту торгызылган һәм платформа буенда яктырту лампалары алыштырылган, дип хәбәр иттеләр «Метроэлектротранс»та.