В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Метроэлектротранс» хезмәткәрләре платформадагы түшәм һәм диварларны буяды һәм җәяүлеләр кичүендә резин келәмнәрне алыштырды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче сентябрь). Казанның «Горки» метро станциясендә косметик ремонт тәмамланды. Станциядә өлешчә штукатурка, шпаклевка ясалды, платформада түшәмнәр һәм диварлар буялды.
Шулай ук җәяүлеләр кичүендә пассажирлар куркынычсызлыгы өчен резин келәмнәр алыштырылды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, косметик ремонт шулай ук «Җиңү проспекты» һәм «Кремль» станцияләрендә дә үткәрелде. Моннан тыш, метроның ике станциясендә архитектура-сәнгать яктырткычы барлыкка килде.