Барлыгы 40 яктырткыч яңартылды.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы гыйнвар). Казанда «Дубравная» метро станциясе яктырып китте. Кичә метрополитенның энергия хуҗалыгы хезмәте куркынычсызлык һәм кешеләрнең платформада уңайлы урнашуын тәэмин итү өчен станция җыелмасында яктырткычларны алыштырды.
Хезмәткәрләр лампаларны төнлә, платформада пассажирлар булмаган вакытта алыштырган. Барлыгы 40 яктырткыч алыштырылды, дип хәбәр итә «Метроэлектотранс» МУП матбугат хезмәте. Лампаларны алыштырганнан соң гөмбәз пыяласын юу планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, узган елның июнь аенда метрополитен һәм вестибюль станцияләренең яктылыгын яхшырту буенча киң колачлы эшләр башланды. «Кремль» һәм «Тукай мәйданы» станцияләренә аерым игътибар бирелде, анда колонналарны, манараларны архитектур яктан яктырту эше башкарылды һәм панноларга утлар куелды. Шулай ук «Горки» станциясе атамасындагы яктыртулы хәрефләр яңартылды, «Авиатөзелеш» станциясендә лампалар алыштырылды һәм декоратив утларның плафоннары чистартылды.