2018 ел дөнья чемпионатына метроны заманча технологияләр белән җиһазландырдылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы апрель, Екатерина Виславская). “Дубравная” метро станциясендә пассажирларның иминлеген тәэмин итү максатыннан, йөзләр тану функциясе белән видеокүзәтү системасы урнаштырылчак. Казан метросының 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты кунакларын каршы алуга әзерлеге турында пресс-тур барышында “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесенең генераль директоры Асфан Галәвов сөйләде.
11 станциянең проект егәрлеге тәүлеккә 220 мең кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә 10 станция эшли һәм бер тәүлектә метродан 100 меңнән 115 меңгә кадәр кеше файдалана. Яңа станцияләр кертү белән пассажирлар агымы 5-6 меңгә артачак. “Дубравная” станциясе башка станцияләрдән аермалы буларак, баштан ук жетоннар сата торган авоматлар белән җиһазландырылачак. Чемпионат алдыннан барлык станцияләрдә дә гадәти кассаларны бетерделәр, аларны терминаллар алмаштырды. Шул рәвешле, шәһәр җитәкчелеге ике мәсьәләне хәл итте – кассирлар җитешмәвен һәм метрополитенны заманча технологияләр белән тәэмин итүне. Хәзерге вакытта һәрбер станциядә сувенир жетоннары сатучы берешәр кассир гына эшли. “Элек без көненә 200 жетон югалта идек. Аларны сатып алалар, ләкин кулланмыйлар иде. Хәзер без жетон югалтуларны хәл иттек. Сувенир жетоннар 72 сум, ә гадиләре 25 сум тора, без аларны шул ук бәягә сатабыз да”, - дип аңлатты Асфан Галәвов.
А.Галәвов сүзе буенча станцияләр кунакларны каршы алырга әзер. Һәрберсендә тикшерү җайланмаларының тулы комплекты, радиация контроле комплексы, шартлаткыч матдәләр белән идарә итә торган радиодукыннарны бастыру системасы, шартлаудан саклый торган контейнерлар, интероскоплар, пассажирларны тикшерү корылмалары, аркалы металлодетекторлар, һәм видеокүзәтү камералары урнаштырылган, шулай ук биредә тәртип саклау органнары хезмәткәрләре сакта тора. Метрода янгынга каршы комплекслы система бар. Бу елда кертелгән яңалыкларның берсе – метро хезмәткәрләренең транспорт иминлеген тәэмин итү буенча аттестация узулары. “Дөнья чемпионатына без дә, полиция дә көчәйтелгән составта эш итәчәкбез. Барлык хезмәткәрләр дә укыган, иминлек буенча аттестация узган”, - диде “Метроэлектротранс” башлыгы. – “Тышкы яктан һәрбер киоск, чыгу керү урыннарында сакчылар торачак. Хәзерге вакытта безнең террористларга каршы хезмәттә 120 кеше эшләсә, без аны 200-гә кадәр җиткерербез”.
Тренировкалар көнендә оештыру комитеты, спорт делегацияләре вәкилләре, судьялар, реферилар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, волонтерлар, матч билетлары булган җанатарлар шәһәр җәмәгать транспортларының барлык төрләрендә дәбушлай йөриячәк. Метроның эш вакыты шулай ук кала – 5.00 - 00.00. Поездлар хәрәкәт итү интервалы 5 минут 31 секунд тәшкил итә. Һәрбер вестибюльдә инглиз телен белүче хезмәткәр булачак.