В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшчеләр шулай ук стеналарны юдылар
Фото: Марат Мөгыйнов
Шул ук вакытта «Горки» метро станциясендә икенче вестибюльдә түшәмне буяганнар, 12 ишек доводчигын ремонтлаганнар һәм алмаштырганнар. Поездлар йөрешенең җайлылыгын яхшырту буенча эшләр дәвам итә.
Шулай ук «Авиатөзелеш» станциясеннән «Кремль» станциясенә кадәр ике юл буенча да тоннель юыла, бу эш көн саен дәвам итә, дип хәбәр итә «Метроэлетротранс» МУП.
Җәй көне «Авиатөзелеш» метро станциясендә яктырту элементлары реконструкцияләнде. Станция платформасында 386 яктырткыч урнаштырылды, тагын 220 яктылык ноктасы юл стеналарын яктырту өчен тоташтырылды. Вестибюльләрдә һәм җәяүлеләр үтү урыннарында белгечләр 165 яктырткычны алыштырдылар.