В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул тәүлек буе эшли.
Фото: Транспорт комитеты
Ябык типтагы яссы машина кую урыны – махсус җиһазландырылган урын, аңа шлагбаум яки башка җайланма белән генә кереп була. Парковка муниципаль милектәге җир кишәрлегендә урнашкан һәм түләүле нигездә транспорт чараларын кую өчен билгеләнгән.
Бәясе машинаны күпме вакытка кадәр калдыруга бәйле: 1 сәгатькә кадәр – 30 сум; 1 сәгатьтән 3 сәгатькә кадәр – 50 сум; 3 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр – 100 сум; 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр – 150 сум; 14 сәгатьтән артыграк – 200 сум/тәүлек буе; 24 сәгатьтән артыграк исәп-хисап вакыты бер тәүлек итеп түгәрәкләнеп исәпләнә. Төнге тариф 18:00 дән 8:00 гә кадәр гамәлдә, әлеге сәгатьләрдә автомобильне 80 сумга калдырырга була. Моннан тыш, машина йөртүчеләргә бер айга 3,5 мең һәм бер елга 36 мең сумлык абонементлар тәкъдим ителә.
Парковкада машинаны бушлай калдыру вакыты – машина территориягә кергәннән соңгы беренче 15 минут. Электр машиналары йөртүчеләре һәм инвалидлар өчен машина кую урыны һәрвакыт бушлай, сүз уңаеннан, Побежимов урамындагы парковкада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен парковкада 19 урын каралган.
Ябык типтагы парковкалардан файдалану кагыйдәләре нигезендә, алар буенча хәрәкәт тизлеге сәгатенә 5 чакрымнан артмаска тиеш. Кагыйдәләрнең тулы исемлеге муниципаль паркинг сайтында тәкъдим ителгән.
Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә,