Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2025, 13:48

«Хезмәт резервлары» стадионында шугалак ачыла

Шугалак бүген кич эшли башлый – килүчеләр өчен бәйрәм программасы әзерләнгән

Денис Гордийко фотосы

Бүген «Хезмәт резервлары» стадионында шугалак эшли башлый. Кич белән биредә беренче массакүләм шуулар оештырылачак – чарага килүчеләр өчен күңел ачу программасы да әзерләнгән. Шуарга килүчеләр тимераякларны прокатка алып тора, шулай ук шәһәр халкы үзенеке белән дә килә ала.

Җылы һава торышы шартларында стадионда шугалак заманча суыту җайланмалары, һава торышын һәм өслекне игътибар белән күзәтү нәтиҗәсендә булдырылды, дип хәбәр итә Физик тәрбия һәм спорт комитеты.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, боз катламы астында җылылыкны читкә кудырта һәм оптималь температураны саклый торган суыткыч агенты булган торбалар челтәре урнашкан. Шунлыктан җылы һава торышы сакланган очракта да шугалак катыру мөмкин эш булып санала.

Спорт комплексы хезмәткәрләре һава һәм бозның торышын даими рәвештә күзәтеп тора, һава температурасы 0 градуска якынлашканда алар боз өстенә су агыза.

Суыткыч җайланма тәүлек буе эшли, ул хәтта көндез дә бозны эретми саклый ала. Әмма боз дымны югалтырга, коры һәм «ак» булырга мөмкин. Шома һәм сыйфатлы өслекне саклау өчен, боз өстенә юка гына су җәеме агызыла, ул, катып, яңа тигез өслек хасил итә һәм шулай итеп бозның ныклыгы торгызыла.

Кышкы чара 17:30 сәгатьтә башлана. Кунаклар өчен бүләкләр уйнату каралган, эстафеталардан һәм музыкаль чыгышлардан торган бәйрәм программасы әзерләнгән.

Исегезгә төшерәбез, бу елны Казанның спорт үзәкләренә 200 дән артык пар тимераяк сатып алынган. Шул исәптән «Хезмәт резервлары» стадионы 50 пар тимераяк кайтарткан.

Кыш көне казанлылар өчен тимераякта шуарга 105 урын: 83 хоккей тартмасы һәм прокат пунктлары булган 22 шугалак әзерләнә. Моңа кадәр шугалак «Ракета» стадионында ачылган иде. Калган стадионнарда алар даими салкыннар башлангач эшли башлый.

Барлык яңалыклар