В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Массакүләм шуу эш көннәрендә кичләрен, шулай ук ял һәм бәйрәм көннәрендә оештырылачак.
Фото: Денис Гордийко
Массакүләм шуу эш көннәрендә 17.30 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәмнәрдә - 14.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр оештырылачак. Хоккей яратучылар бозга ял көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә 12.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр чыга алачак.
Үз тимераяклары белән керү сәгатенә 60 сум тора, балаларга 7 яшькә кадәр керү бушлай. Өлкәннәр өчен тимераякта йөрү - бер сәгатькә 150 сум, балалар өчен тимераякта йөрү - сәгатенә 70 сум. Тимераякларны кайрау бер пар өчен 200 сум, дип хәбәр иттеләр «Хезмәт резервлары» стадионында.