В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Быел приз фонды суммасы 1 миллион сумнан артык тәшкил иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Казанда "Локомотив" стадионында узган якшәмбедә Казан чаңгы марафоны узды. Анда илнең төрле почмакларыннан 500-гә якын спортчы катнашты. Чаңгычылар 5, 25 һәм 50 км дистанцияләр уздылар.
50 км марафон дистанциясен 263 ир-ат һәм 22 хатын-кыз узды. Төп акчалата бүләкләр 1-10 урыннардан җиңүчеләр арасында уйнатылды. Быел приз фонды суммасы 1 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Пермьнән Рауль Шакирҗанов 150 мең сум күләмендәге иң зур бүләкне алды, хатын-кызлар арасында 100 мең сум Мария Давыденковага бирелде. Чаңгычылар белән бергә дистанциягә Россиянең атказанган спорт мастеры Никита Крюков та чыкты.
25 км дистанциядә 60 ир-ат һәм 21 хатын-кыз финишка килде. Кыска узышта 5 километрга 48 ир-ат һәм 26 хатын-кыз финишка килде. Алар өчен стартны атаклы чаңгычылар - дүрт тапкыр олимпия чемпионы Николай Зимятов, ике тапкыр дөнья Кубогы иясе Александр Завьялов һәм 1998 елда Наганода узган олимпиадада җиңеп, үзенең "алтын" финишын дүрт елдан соң Солт-Лейк-Ситида кабатлаган Ольга Данилова ачты.
Хатын-кызлар арасында 50 км дистанциядә абсолют беренчелектә урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын Мария Давыденкова, көмеш - Жанна Муравьевада, бронза – Лариса Рясинада, Алена Мельникова дүртенче, бишенче урын Диләрә Сабирҗановада. Ир-атлар арасында 50 км узышта Рауль Шакирҗанов беренче килде, Кирилл Вичужанин икенче булды, Артем Николаев өченче урында, Константин Главатских дүртенче, Александр Уткин бишенче урында.