Проект концепциясен 2019 ел башында раслау планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь, Алинә Бережная). "Казан Арена" стадионында спорт музее барлыкка киләчәк. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры Владимир Леонов сөйләде.
Ул хәбәр иткәнчә, музей концепциясе тәмамлану стадиясендә, раслау процедурасы 2019 ел башында узачак. Музей Татарстан спорт клубларының кыйммәтле экспонатлары белән генә түгел, төрле мультимедиа технологияләре белән дә баетылачак.
"Киләсе ел башында без концепцияне расларбыз, шулай ук партнерлар эзлибез, чөнки музейның заманча булуын телибез, анда музей экспонатлары гына түгел, ә симуляторлар, виртуаль чынбарлык булырга тиеш, бүген без концепциянең финал стадиясендә, минемчә, барысы да матур күренә, киләсе елда бездә барысын да тормышка ашырырбыз дип өметләнәм", – дип билгеләп үтте В.Леонов.